* И. Ə.-ка*

* И. Ə.-ка*

Сездә кар явамы?! Бездә яңгыр…
Соры быел Казан. Караңгы.
Шул сорылык суыра да йота
Берән-сәрән төшкән карларны…

«Җыр язылмый,-» дисең инде. Сәер.
Хәер. Хисләр тона, төсләр үзгәрә…
Тик… Ничә төсмер икән?! Күз чагыла
«Яна хәтер!..»- дигән сүзләрдән!..

Хәтер адаштыра. Саташудай
Үткән кышлар керә төшемә…
Юк, мин кар түгел. Буран көтәм бүген
Күзне буар томан эчендә.

Синдә әнә сары яфрак зууур кояшка
Əйләнәлә. Шуңа кызыгам.
Миндә тоташ томан. Ап-ак сәлам сиңа
Буран көткән шигырь кызыннан!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт